Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

102 яшьлек Оркыя Минһаҗевага Татарстан Рәисе һәм Минзәлә районы башлыгы бүләкләре тапшырылды

Бүгенге көндә Минзәлә районында 100 яше тулып узган дүрт өлкән кеше исәпләнелә. Аларның барысы да хатын-кызлар.

Билгеле булганча, быел, йөз яшьтән узган барлык кешеләрне дә Халыкара өлкәннәр көне белән котлау өчен, Татарстан Рәисе бүләк җыелмалары тапшыру турында карар кабул итте. Минзәләдә яшәүче 102 яшьлек Оркыя Минһаҗевага Татарстан Рәисе һәм Минзәлә районы башлыгы бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды.

Оркыя Минһаҗева тумышы белән Актаныш районы Пучы авылыннан. 11 бала арасыннан бары тик бер үзе генә исән кала. Абый-апалары кечкенә вакытта ук вафат булалар. Әтисе мулла була. Колхозга керүдән баш тарткач, мал-туарын мәҗбүри рәвештә тартып алалар. Бик яшьли әтиләре дә үлеп киткәч, Оркыя авыру әнисе белән генә кала.

Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтен дә бик яхшы хәтерли ул. Ул вакытта һәркем бердәм булып, Җиңү өчен эшләде, дип искә ала ул. Тылда үз-үзен аямыйча, тырышып эшләгән яшь кыз Оркыяны 1946 елның августында медаль белән бүләклиләр.

–Тормышыбыз авыр иде. Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыган чагында иптәш кызлар ашарга дип ипи алып киләләр иде. Миңа да бирәләр иде. Ә мин үзем ашамыйча, аны әниемә алып кайта идем. Кияүгә 24 яшемдә чыктым. Башта әни кияүгә чыгарга ризалык бирмәде, чөнки авыру булгач, аны карарга кирәк иде. “Чыксаң да, икебезне дә карый алырдай кешегә генә чык”, дия иде. Үзебезнең авылның Барый исемле егетенә чыктым. Аллага шөкер, үземә яхшы ир, улларыма үрнәк әти булды, әнине дә карашты– дип хәтер йомгагын сүтә Оркыя апа.

1960 нчы елда Минһаҗевлар гаиләсе Минзәлә килеп төпләнә. Комсомольская урамында үз йортларын җиткереп, шунда яши башлыйлар. Минзәләдә төрле оешмаларда көч куя Оркыя апа. Башта май-сыр заводында эшли, соңыннан сату өлкәсенә күчә – педагогия учлищесы ашханәсендә пешкән ризыклар белән сату итә. Лаеклы ялга исә кирпеч заводыннан чыга. Кызганычка каршы, әлеге завод инде күптән юк. Оешма булмагач, завод пенсионерлары да Халыкара өлкәннәр бәйрәмендә бүләктән мәхрүм. Ә бүген исә үзен шулай зурлап һәм хөрмәт күрсәтеп килгән Республика һәм район җитәкчелеге бүләкләрен шатланып һәм рәхмәт әйтеп кабул итте хезмәт ветераны Оркия Минһаҗева.

Оркыя апа бүгенге көндә үзләре төзегән йортларында улы Рифкать тәрбиясендә яши. Шулай ук Минзәләдә яшәүче кече улы Илдар да, оныгы да  һәрдаим килеп, хәлен белешеп торалар.

Озын гомерлелекнең сере – актив тормыш рәвеше алып бару, режим буенча дөрес туклану, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау ди, улы Рифкать әниләре хакында. Оркыя апа үз аякларында йөреп тора, акылы да, хәтере яхшы, тормыш-көнкүреш вакыйгалары, ил яңалыклары белән даими кызыксына. Һава торышы яхшы булганда ишегалдына чыгып, йөреп керә. Соңгы елларда күзенә берничә операция кичергән, шул сәбәпле начар күрә һәм колакка бераз катырак. Балаларына, оныкларына яхшы теләкләр теләп, озаклап дисбе тартып, дога укып утырырга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев