1нче урта мәктәп бинасында урнашкан 1975 нче сайлау участогында Багауетдиновлар гаиләсе беренче тавыш бирүче булды
Сайлау участоклары иртәнге җидедә үк ишекләрен ачты.
(Дифиза Нуриева, "Минзәлә информ").
Бүген 8 сентябрь 7нче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар. 1 нче урта мәктәптә урнашкан 1975 нче сайлау участогында бүген сайлау икәнен белгертеп иртән 7 тулганчы ук музыка уйный иде. Участокка керү өлешендә фотозона урнаштырылган. Фойеда МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән балалар кул эшләнмәләреннән хәйрия ярминкәсе эшли.
Участокка үзләренең гражданлык бурычларын намус белән башкарырга беренчеләрдән булып Зәйнәб һәм Рифкать Багауетдиновлар килде. Алар 7 сәгать 05 минутта тавышларын бирде.
Зәйнәб Багауетдинова:
-Тормыш иптәшем иртән эштән кайтты. Аның белән бергәләп чәй эчтек тә, хуҗалыктагы эшләргә тотынганчы дип сайлап кайтырга булдык.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге сайлауга гаиләләр белән килеп, сайлау участогы янында фотога төшәргә һәм #всейсемьейнавыборы һәм #татарстаналга хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырып фотобәйгедә катнашырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев