1нче урта мәктәптә «Батырлык дәресе» узды
Патиротик дәрескә махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә туган шәһәренә кыска гына вакытка ялга кайткан Алексей Ильин да чакырылган иде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
«Батырлык дәресе» 7Б сыйныфында узды. Дәресне башлап җибәргән мәктәпнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Бывальцева балаларга илдә барган вәзгыять хакында кыскача мәгълүмат биреп китте. Соңыннан сүз хөрмәтле кунакка — инде ике елга якын махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби якташыбызга бирелде. Ул үзе белән таныштырды һәм балаларның сорауларына җавап бирде.
Алексей илдә өлешчә мобилизация башлангач үзе теләп хәрби комиссариатка бара һәм махсус хәрби операциягә китәргә теләвен әйтә. Берничә көннән аңа повестка килә һәм районыбызның башка бик күп батыр егетләре белән бергә 2022 елның октябрендә мобилизацияләнә. Беренче сыйныфтан ук Калашников автоматын сүтеп җыя һәм төз ата белгән якташыбыз бүген алгы сызыкта снайпер. Хәрбинең күкрәген махсус хәрби операциядә кеше гомерен коткарып калуда күрсәткән ярдәме һәм хәрби бурычларны намус белән башкарганы өчен тапшырылган медальләр бизи.
—Һәркем — без, хәрбиләр дә, сезнең әти-әниләрегез дә һәм сез дә вазифаларны намус белән башкарырга бурычлы. Шулай эшләгәндә генә Җиңүгә ирешеп була. Сезнең төп бурыч — тырышып уку, тәртип бозмау, укытучыларга, өлкәннәргә ихтирам белән карау, туган җирне ярату, — дип балаларны тәртипле булырга чакырды Алексей Ильин.
Очрашу ахырында балалар үз куллары белән язган очпочмаклы солдат хатларын кадерле кунакка тапшырдылар.
"Батырлык дәресе«нең нәкъ шушы сыйныфта узуы юкка түгел. Әлеге сыйныфта геройның улы белән бергә районыбызның актив волонтеры Марина Зайнутдинованың да улы белем ала. Укучылар һәм сыйныфның ата-аналар комитеты исеменнән Марина хөрмәтле кунакка бүләкләр тапшырды. Мәктәп коллективы да волонтерны буш кул белән җибәрмәде: хәрбиләр һәм госпитальләргә җибәрү өчен медикаментлар бирде.
Шулай ук әлеге 7Б сыйныфында бик тә тырыш һәм акыллы Софья Ананьева да укый. Җәй дәвамында ул волонтерларга коры аш ясауда ярдәм иткән: яшелчәләр тураган. Волонтер Марина Зайнутдинова аны башка укучыларга үрнәк итеп куйды һәм сыйныфташлары алдында Софьяга «МХО волонтеры» дип язылган шеврон бүләк итте.
Соңыннан хәрби мәктәпнең туган як музеенда булды. Музейга үзенең сумкасын бүләк итте. Аның эченә позициядә булган вакытта хәрбиләргә кирәкле мөһим әйберләр дә салынган. Алар арасында тиз пешерелә торган коры аш та бар. Минзәләлеләр ясаган ашларның аеруча тәмле булуын билгеләп үтте Алексей Ильин.
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне арттыру турында карар кабул ителде — 2 сентябрьдән ул 2 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев