Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2025 елга Минзәлә районының бюджеты 1,5 миллиард сумнан артып китәчәк

Минзәлә район Советы утырышында депутатлар әнә шул сумманы расладылар

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Чыгымнар бюджет кеременнән артмаячак. Соңгы елларда район бюджеты дефицитсыз раслана.
Шул сумманың 467 миллион сумы район территориясендә җыелачак. Иң зур өлеше физик затлардан җыелган керемнәрдән торачак.Җитмәгәнен республика бирә.
Киләсе елга бюджет параметрлары хакында район газетасының алдагы саннарында тулырак язарбыз.
Район Советы утырышын район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү Идарәсе Баш киңәшчесе Айрат Мостафин, шәһәр Советы депутатлары, чакырылган учреждение җитәкчеләре, чиновниклар катнашты.

Беренче көн тәртибе буенча, районның 2024 елдагы социаль- экономик үсеше һәм алдагы елга планнар хакында район башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов хисап тотты.

2025 елга район бюджеты хакында финанс палатасы рәисе Ландыш Кондратьева доклад ясады.

Бу утырышта Тауасты Байлар һәм, Коноваловка авыл җирлекләренең Генераль планнары расланды. Үткән арада аларга нинди үзгәрещләр кертелүе хакында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев чыгыш ясады.

Утырыш тәмамланган соң анда катнашкан һәркем Кыш Бабай роленә керде һәм районның социаль яклау бүлеге әзерләнгән конвертлардагы теләкләрне үтәр өчен беренче адым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев