2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче балалар янгын сүндерүче һөнәре белән танышты
Һөнәр белән танышу районда кабул ителгән «Стремление в будущее — Киләчәккә омтылыш» комплекслы программасы нигезендә алып барыла.
Бүген бакчаның мәктәпкә әзрлек һәм өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр Татарстанның Минзәләдәге янгын-коткару горнизонына экскурсиягә бардылар. Балаларның игътибарын нык җәлеп иткән нәрсә, әлбәттә, зур һәм кызыл төстәге янгын сүндерү машинасы булды.
Янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшергә тиз арада ни рәвешле әзерләнеп чыгып китүләрен, уттан саклану өчен киелә торган махсус киемнәрен дә күрсәттеләр. Янгын сүндерүче булып эшләргә хыялланган малайларга янгын сүндерүчеләр үз киңәшләрен бирделәр. Әлбәттә янгын сүндерүче һөнәре егетләрдән чыдамлык, җитезлек, кыюлык сорый. Ә моның өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген дә искәртте алар.
Гарнизон вәкилләре хәвеф-хәтәр булганда нинди телефон номеры буенча шалтыратырга, ничек сөйләшергә, нинди мәгълүматлар әйтергә кирәклеген дә аңлатты балаларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев