Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ә сез тәгәрмәчләрегезне алыштырдыгызмы әле?

Юлларда имин йөрү турында кайгыртсагыз — бүгеннән үк тәгәрмәчләрегезне алмаштыру чарасын күрегез!

Җәйге көпчәкләрне, кышкыга алмаштырырга вакыт. Минзәләдәге шиномонтаж остаханәләренең барысын да да йөреп чыкканнан соң, без машина йөртүчеләрнең автомобильләренең җәйге резиналарын кышкыга алмаштырырга ашыкмауларына инандык. Бу кызганыч хәл. Көзге һава торышын алдан фаразлап булмый: бүген кояш, ә иртәгә карлы яңгыр явуы ихтимал. Мөгаен, һәр автомобиль йөртүче иртән шундый хәлгә тарыганы бардыр: иртән юл яхшы булса, кичкә таба боз катламы юл өслеген бөтенләй үзгәртергә мөмкин. Юл бозланганда машина йөртүченең иминлеге һәм куркынычсызлыгы гына түгел, җәяүлеләрнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның да иминлеге тәгәрмәчләрне вакытында алмаштыруга бәйле. Күп машина йөртүчеләр бу турыда җиргә беренче кар яткач һәм бозлавык булгач кына искә төшерә. 

Юлда күңелсез вакыйгаларга тарымас өчен кышкы тәгәрмәчкә бүгеннән үк күчү зарури. Өстәвенә, әле шиномонтаж остаханәләрендә әллә ни чират юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев