Аю «Кулибины» авыл эчендәге юлларны чистарта
Һәр авылның үзенә генә хас игелекле, ярдәмчел, игътибарга һәм хөрмәткә лаек кешеләре була.
Аю авылында туып үсеп, шунда игелекле гомер итүче Радик Шәрифуллин —шуларның берсе. Үз эшенең остасы, автомобильләр төзәтүче — гомумән, бар яклап та килгән Радик Шәрифуллин авылдашларының теләсә нинди проблемасын үзенеке кебек кабул итә. Соңгы көннәрдә яуган карлар авылларда гомер итүчеләргә шактый мәшәкатләр тудырды. Радик Шәрифуллин үзенең ГАЗ-69 автомобиленә махсус кар эттергеч ясады һәм шуның белән Аю авылы урамнарын, тыкрыкларын, мәктәп, клуб, кибет тирәсен кардан чистарта. Моның өчен аңа авыл кешеләре бик рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев