Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әмир Ардыханов бадминтон буенча беренчелек финалында көч сынашты

Минзәлә спортчылары күрше районда узган ярышларга барып кайттылар

Минзәлә бадминтончылары Яр Чаллы шәһәренең «Заря» спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә катнаштылар. 

Ярышлар Тукай районының Түбән Суыксу авылында узды.

— 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында Әмир Ардыханов, киеренке финалда Яр Чаллы спортчысына җиңелеп, 2 урынны яулады. Шулай ук бу категориядә 6 нчы урынны Ярослав Уржумов, 9 нчы урынны — Тимур Сәхабетдинов алды.
2013-2014 елгы кызлар арасында Кира Юдина — 6 нчы, Илона Букун 9 нчы урынны алды. 2015 елда туган һәм аннан кечерәкләр Елизавета Исаева 5 нче булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренеры Игорь Ковальчук.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре, Актаныш, Тукай һәм Минзәлә районнарының яшь бадминтончылары — барлыгы 58 спортчы катнашты.
Фоторәсемнәр Минзәлә шәһәренең «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев