Әтрәкле авыл җирлегендә Өлкәннәр декадасы уңаеннан күчтәнәчләр тараттылар
Лаеклы ялдагы хуҗалыкта һәм бюджет өлкәсендә эшләп чыкканнарны хөрмәтләделәр
Әтрәкле авыл җирлегендә өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре тапшырылды. Әтрәкле, Чупай, Яңа Айман, Калтак, Филимоновка авылларында барлыгы 172 пакет продукция өләштеләр.
Айдар Гильмуллин, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы:
— Колхозда эшләп чыкканнарга гына түгел, шулай ук бюджет өлкәсендә иңне иңгә куеп эшләп чыкканнарны да котладык. Күчтәнәчләрне әзерләгән «Заиковский» хуҗалыгы җитәкчеләре Радик Шәрип улы, Салават Радик улы, «Престиж» җитәкчесе Лилия Флүр кызы Фәттаховларга, пакетларны тутырган сатучы кызларга, матур итеп пакет өләшкән бюджет кызларына өлкәннәр исеменнән зур рәхмәт белдерәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев