Августта Минзәлә районында 23 пар законлы рәвештә язылышкан
Узган елның август аенда исә 15 пар туй уздырган булган.
Районның ЗАГС бүлегеннән (җитәкчесе Анна Куприянова) алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, җәйнең соңгы аенда 23 пар үз мәхәббәтләрен законлы рәвештә рәсмиләштергән. Башка айларга караганда, гаилә кору өчен яшь парларның күпчелеге нәкъ менә август аен сайлый. Әлеге айдагы уңайлы һава торышы туй үткәрү өчен дә, фотосессия ясау өчен дә кулай ай шул. Чагыштыру өчен июльдә — 15 пар, июньдә — 13 пар язылышкан.
Кызганычка каршы аерылышучылар да бар. Җәйнең соңгы аенда 9 пар аерылышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев