Авыл җирлекләре башлыклары район газетасына язылуның торышы белән танышты, алдынгылар бүләкләнде
Моның өчен аларның һәрберсенә «Минзәлә- Мензеля» газетасына язылу торышы күрсәтелгән оператив мәгълүматлар тапшырылды.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы баш мөхәррире- җитәкчесе Илдус Шаһиев аларга тагын бер кубок булдырылуын һәм аны 2025 елның беренче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча җирлеккә тапшырылачагын әйтте. Бер кубок моннан унбиш ел элек булдырылган иде һәм аны һәр газетага язылу кампаниясеннән соң Минзәлә районында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән почта бүлегенә тапшырылуын әйтте. Бүгенге көндә ул кубок Воровский бистәсендә эшләүче Вера Чумакова кулында.
Очрашуда 2024 елда район газетасын укучыларга җиткерү буенча редакциягә ярдәм иткән авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде.
Воровский бистәсеннән Әлфия Латыйпова, Югары Тәкермәннән Алия Шәрипова, Аюдан Айрат Галимовка ТМ АҖ ның Генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев