Балалар уңышы – әти-әни өчен сөенеч
Руслан һәм Гөлназ Никитиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 15 ел.
Яшьләр икесе дә авылдан: Руслан – Түбән Юшады авылы егете булса, Гөлназ район үзәгеннән иң еракта урнашкан авылларының берсе булган Татар Мөшегесе авылыннан. Бүгенге көндә алар үз йортлары белән Минзәләдә яши. Һәм, нәкъ менә Минзәләдә төпләнеп калуларына бер дә үкенми Никитиннар.
Тырыш, хезмәт сөючән гаилә башлыгы Руслан тормышта югалып кала торганнардан түгел. 20 ел полициядә эшләп, аннан лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә “Камский бекон”да хезмәт куя. Гаиләсен бөтен яктан да тәэмин итәргә тырыша. Гөлназ шәһәр башкарма комитетында бухгалтер булып эшли. Әлеге күркәм гаиләдә әти-әнисен сөендереп өч ул үсеп килә.
–Күп балалы гаилә булырбыз дип, уйламаган да идек, ләкин ирем дә, мин дә Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле, шундый бүләк бирүенә. Өч улыбыз да 1нче санлы урта мәктәптә белем ала. Артур 8нче “М” сыныйфында. Әлеге сыйныфта математиканы тирәнтен өйрәнүгә басым ясала. Ратмир 7нче, Рунар 2нче сыйныфта белем ала. Өчесе дә Азат Шагалиев кул астында шахмат белән шөгыльләнә. Шулай ук өчәүләп “Олимп” спорт мәктәбенең чаңгы бүлегенә дә йөриләр. Чаңгы буенча тренерлары – Антон Лаврентьев. Быел олы улыбыз Артур җәй көне өч тапкыр Зәй районындагы лагерьга барды, чаңгыда шуу күнекмәләрен ныгытты. Өч бертуган булсалар да, холыклары белән нык аерылалар. Артур укырга, сөйләргә ярата. Кечкенәдән үк палеонтолог булырга хыяллана. Бүген дә шул хыял белән яши. Шахмат һәм чаңгыдан тыш әле ул сәнгатьне дә үз итә. Балалар сәнгать мәктәбенең баян бүлеген тәмамлады. Ратмир шахматтан көчле. Энесе Рунар белән табигатькә чыгарга, балык тотарга яраталар, – ди әниләре улларының һәрберсенә кыскача гына характеристика биреп.
Малайлар әниләре санап үткән секцияләргә әти-әнисе мәҗбүр иткәнгә яки вакыт үткәрер өчен генә йөрми, ә үзләре теләп һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен теләп һәм күҗел биреп йөри. Малайлар бүлмәсендәге киштәләргә тезелгән кубоклар, стенага эленгән грамота һәм күп медальләр моның шулай икәненә дәлил булып тора.
–Шахматка без аларны бик кечкенә вакыттан, Азат Тимерханович балалар белән өендә шөгыльләнгәндә үк йөртә башладык. Ә хәзер инде Балалар иҗат йортына йөриләр. Ярышларда да бик теләп катнашалар. Урыннар алалар. “Гаилә белән шахмат уйныйм” дигән ярыш уздырыла һәм әлеге ярышта ике ел рәттән Артур белән Ратмир кубок алдылар. Үзем мин шахмат фигураларын да тезә белмим. Балаларыбызның уңышларына, әлбәттә, сөенәбез. Шахматта, чаңгы ярышларында урын алалар икән – монда инде баланың да, тренерның да өлеше бик зур булуын билгеләп үтәсем килә. Әтиләре дә аларны хуплап, мактап тора, – ди Гөлназ.
Ә инде эштән, тренировкалардан аппетитлары ачылып кайткан ир-егетләрен Гөлназ үзе пешергән татар халык ашлары, камыр ризыклары белән сыйлый.
Ял көннәрендә туган авылларына кайтып, әти-әниләренең, әби-бабайларының хәлен белергә дә вакыт таба күпбалалы гаилә. Ә инде балдан татлы оныкларының кайтуын сагынып каршы ала әби белән бабайлары. Бигрәк тә Мөшегедә яшәүче Вахит бабайлары оныклары кайтуын зарыгып көтә.
–Без гаиләдә өч кыз үскәч, әтиебез малай оныкларына сөенеп бетә алмый. Ял көннәре, каникуллар җитә башласа, “малайларны кайчан алып кайтасыз, кайтарыгыз” диеп шалтырата башлый. Улларыбызны карауда, тәрбияләүдә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, – ди Гөлназ.
Әйе, янәшәләрендә көчле рухлы, кешелекле һәм кайгыртучан әти-әниләре, әби-бабайлары булганда балалар үзләрен бәхетле тоялар.
Материалның тулы вариантын "Минзәлә" газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев