Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балаларда биюгә мәхәббәт тәрбияли

Район мәдәният сарае каршында эшләп килүче “Чишмә” балалар бию ансамленнән башка райондагы бер генә мәдәни чара да узмый диярлек.

Күз явын алырлык костюмнардан, бөтерчек кебек әйләнеп, сәхнә тутырып биюче балалар районда үткән һәр чараны бизи. Республика һәм регионара конкурсларда да катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Әле күптән түгел генә Екатеринбургта узган “Шома бас” регионара конкурстан лауреат булып кайтулары шуңа дәлил булып тора. Төрле холыкка ия балаларны шушы бер ансамльгә туплап, аларны зур сәхнәдә биергә өйрәтүче балетмейстер һәм күпбалалы әни Лилия Гыйбадуллина  турында бүгенге язмабыз. 


Лилия – Минзәлә кызы. Шәһәребезнең 3нче  санлы мәктәбендә укыганда хореограф-педагоглар Роза һәм Илдус Биктаһировлар җитәкләгән “Умырзая” бию ансамленә йөри. Әлеге көчле остазлар кул астында шөгыльләнү укучы кызда биюгә мәхәббәт кенә уятып калмыйча, киләчәк һөнәрен дә шул юнәлештә сайлауга этәргеч бирә. Мәктәпне тәмамлаган Лилия Алабуга мәдәният училищесына укырга керә, соңрак Өстәмә белем бирү институтының хореография бүлеген тәмамлый. 

–Иҗади эшчәнлегемне 2009нчы елда район мәдәният сараенда балетмейстер буларак башладым. Беренче коллектив медицина училищесы студентларыннан тупланды. Хәзерге вакытта исә “Чишмә” халык балалар бию ансамленә 6 яшьтән башлап 15 яшькәчә 45 бала йөри. Алар белән без, нигездә, халык биюләрен өйрәнәбез, – ди Лилия Гыйбадуллина үзе җитәкләгән ансамле хакында. 

Һәр бала үзенчәлекле һәм шәхси караш таләп итә. Бик талантлы, бию өчен туган балалар да бар. Алар һәр хәрәкәтне тиз арада отып ала. Кемгәдер авыррак бирелә. Балетмейстерның бар көчен биреп эшләве, күпсанлы репетицияләр һәм балаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә сәхнәдә искиткеч матур бию туа. 
Бию белән шөгыльләнүнең файдалы яклары да күп бала өчен.

— Бию балаларны командада эшләргә өйрәтә, аралашу мохите тудыра. Шулай ук бию белән шөгыльләнү үз-үзеңә ышанычны арттыра, яхшы кәеф өсти, дисциплина, физик үсеш, координация һәм пластика үсешенә китерә, матурлык тәрбияли. Үз өстеңдә эшләргә өйрәтә. Гомумән, биюнең гомум үсеш һәм сәламәтлек өчен файдасы зур, – дип билгеләп үтә тәҗрибәле балетмейстер. 

Балалардан тыш, Ветераннар хорына йөрүче өлкәннәр өчен дә биюләр куя Лилия Гыйбадуллина. 


Гаиләсендә өч баласының кадерле әнисе һәм тормыш иптәше Рөстәмнең яраткан хатыны да ул. Кызы Аделина белән кече улы Артур үзе янәшәсендә. Аделина авыл хуҗалыгы техникуманың бухгалтерия бүлеген тәмамлады.

Бүгенге көндә ана йөрәге үзеннән бик күп чакрымнар еракта – махсус хәрби операция барган зонада контракт буенча хезмәт итүче улы Адел өчен борчыла. Әйе, әниләр алар шундый: балаларыбыз  янда булганда җаныбыз тыныч, өебез ямьле, сулышлар киң. Ә менә бүгенге көндә СВОдагы егетләрнең әниләрен Аллаһ Тәгалә сабырлыктан аермасын, балалары белән куанычлы очрашулар насыйп булсын, без барыбыз да шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев