Бүгенге көндә Минзәлә районында 6420 кеше гриппка каршы вакцина ясаган
Шуларның 2460ы — балалар.
Гриппка каршы вакцинация — иң нәтиҗәле профилактика чарасы. Аны эпидемия чоры башланганчы ук ясатырга кирәк.
Гриппка каршы вакцинация авыруны берничә тапкыр җиңеләйтә, катлаулануларны булдырмый кала. Гриппка каршы прививка ясату 200 дән артык төрдәге башка респиратор вируслар белән авыруны кире какмый, әмма грипптан аермалы буларак, респиратор вируслы инфекцияләр клиникасы авыр түгел, организмның ачык интоксикациясе юк, авыру югары сулыш юллары зарарлану белән генә чикләнә (томау төшү, тамак авыртуы), кайвакыт организм ягыннан температура реакциясе дә булмый.
Наил Асадуллин, Минзәлә үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы:
— 2024-2025 елгы эпидемия сезонында Минзәлә районында 16 452 кешегә, шул исәптән 13 052 өлкәннәргә һәм 3400 балага гриппка каршы прививка ясату планлаштырыла. Хәзерге вакытта вакцинация план буенча вакцина кайткан саен үткәрелә. 24 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча районга 6420 доза вакцина кайтты, 6420 кешегә прививка ясалды, шул исәптән 3960 өлкән кешегә һәм 2460 балага. Вакцина партияләр белән кайта, якын көннәрдә олыларны вакцинацияләү өчен вакцинаның чираттагы партиясе көтелә. Вакциналар куркыныч тудырмый. Гриппка каршы вакцинация ясатыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Вакцинация үтү өчен участок табибларына, аннан соң Минзәлә үзәк хастаханәсенең прививка ясату кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев