Ел объекты исеменә лаек булырлык тулай торак тиздән кулланылуга тапшырылачак
Район башлыгы Айдар Салахов һәм төзелеш өчен җавап бирүче аппарат хезмәткәрләре 2024 елда игътибар үзәгендә булган ике объектта булдылар.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Педагогия көллияте тулай торагы быел ук кулланылуга тапшырылачак..
Студентларның күченүе кышкы каникулдан соң булырга мөмкин.Анда хәзер актив төстә җыештыру, җиһазлар белән комплектлау эшләре бара. Тулай торакта булганда Айдар Салахов бүлмәләрне карап чыкты, тәкъдимнәрен кертте.
Заводская урамында йорт фатиргаларга бүленеп беткән. Кухня, бәдрәф, ваннага урын җитәрлек. Газ керүгә, фатирларда штукатурка, маляр эшләре башкарылачак.
Оптимистик прогноз нигезендә 2025 елның февраль аенда яшь белгечләргә, мебель белән җиһазландырылган фатирлардан, ачкычлар тапшырылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев