Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фаизә Бәдриева «Татар кызы — 2024» конкурсында номинациядә җиңде

Финалы Пенза шәһәрендә узган «Татар кызы − 2024» халыкара конкурсының йомгаклары билгеле булды.

 

Финалга тумышы белән Минзәләдән булган Фаизә Бәдриева да чыккан иде — ул Мәскәү өчен чыгыш ясады. Конкурс йомгаклары буенча Фаизә «Иң моңлы кыз» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Фаизә Бәдриева бу бәйгедә катнашуын түбәндәге сүзләр белән аңлатты:

— Милли мәдәниятебезнең бөеклеген һәм байлыгын саклап калу һәм аны дөньяга күрсәтү — минем төп максатларымның берсе. Татар кызлары һәрвакытта акыллы, көчле, һәм милли тамырларына тугры булган. Мин, үземнең укыту һәм һөнәри юнәлештәге уңышларым аша, замана татар кызы нинди булырга тиешлеген күрсәтәм.
Шулай ук мин татар мәдәниятен Мәскәү кебек зур шәһәрдә таныту өчен тырышам, милли бәйрәмнәрдә катнашам һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен яшьләргә җиткерәм


Халыкара конурста 1 урынны Оренбург өлкәсе вәкиле Алсу Байгильдина яулады. Хәзер кагыйдәләр буенча киләсе елда финал Оренбургта узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев