Фронтка Яңа ел күчтәнәчләре
Фронттагы сугышчыларыбыз өй җылысын тоеп торсыннар, тылда аларны онытмауларын күрсеннәр өчен Минзәләнең битараф булмаган гражданнары хәлләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Светлана Нуриева һәм Айгөл Шәмсимөхәмәтова кибетләрендә, битараф булмаган якташларыбыз кулы белән әзерләнгән, җыелган һәм коробкаларга төрелгән коры ашлар, "Ялкын" аша райондашларыбыз хезмәт иткән полкка җибәрелүе хакында хәбәр иткән идек. Кыска гына вакыт эчендә менә тагын күпме коробка җыелган. Аларда коры ашлар да, башка төрле ризык та, җылы эчке кием дә, дарулар да бар. Аларны район десантчылар союзы җитәкчесе Эдуард Ягафаров иң кирәкле подразделенияләргә өләшәчәк.
Блиндажда ятучыларга Яңа ел алдыннан менә дигән күчтәнәч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев