Гөлчәчәк Шишкинага гөмбә җыю җанына рәхәтлек бирә
Быел гөмбә аеруча күп, урыны-урыны белән аяк басарга да урын юк, диделәр тәҗрибәле минзәлә гөмбәчеләре.
(Дилфас Галиев, «Минззәлә-информ»).
Мәлкән авылында яшәүче Шишкиннар гаиләсе гөмбә җыярга ярата. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Гаилә башлыгы Фердинанд «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә тракторчы булып хезмәт куя.
Гөлчәчәк Шишкина:
—Әйе без авылыбызны, аның кешеләрен яратабыз, яшәүдән тәм һәм ямь табарга тырышабыз. Урманга җиләккә дә, мәтрүшкәгә дә, башка җиләк-җимеш җыярга йөрибез. Гөмбәгә бер елны да бармый калган юк. Безгә гөмбә җыю чире бала чактан ук кагылган. Җәй көне яңгыр яву белән квадратциклга утырып , без улым Никита, кызым Чулпан белән урманга ашыгабыз. Озын-озын рәтләргә тезелеп киткән гөмбәләрне җыю үзе бер күңелле. Безне гөмбә танырга, аны җиренә җиткереп дөрес итеп эшкәртергә әнием Кәримә йөрәтте.-Без үзебез яхшы белгән гөмбәләрне генә җыябыз. Гадәттә гөрез дә, майлы гөмбә, ак гөмбә, җирән гөмбәгә өстенлек бирәбез. Быелгы ел гөмбә яратучылар өчен аеруча уңышлы .Яңгырлар еш явуы гөмбәчеләргә файдага гына булды.Гөмбә җыю җаныма рәхәтлек бирә. Мәлкән урманы тирәсендәге гөмбәләрнең нинди генә төрләре юк?!.
Гөлчәчәк Шишкина быел 12 литрлы 14 чиләк гөрездә һәм башка төрле гөмбәләр җыйган. Ул аларның бер өлешен Минзәләгә заказ буенча алып килеп чиләген бер мең сумга саткан, калганын 30 банкага маринадлап куйган.
Материалның тулы вариантын «Мензеля» - «Минзәлә» район газетасының 13 нче сентябрь саныннан укырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев