Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәлак булган солдатларның әниләре, туганнары минзәләлеләрне бердәмлеккә чакыра

Яңа елда күңел ачу чараларыннан баш тартып, СВО зонасындагы егетләргә посылкалар алып җибәргән В.Гордов исемендәге кадет мәктәбе коллективына зур рәхмәт.

Редакциягә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әниләре, хатыннары һәм туганнарыннан хат килде.

Хатны безгә 1нче урта мәктәпнең ветеран укытучылары, бүгенге көндә волонтерлар сафында зур көч куючы Валентина Яковлева белән Гөлфирә Ишмуратова алып килде. Хатка 17 кешенең имзасы куелган. Алар районыбыз кешеләренең берләшеп, тылның фронтка ярдәмен көчәйтергә чакыралар... Анда түбәндәге юллар бар.

«Егетләргә безнең ярдәм һәрвакыт кирәк!
Без үзебезнең җылы өебездә, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Ә алар —окопларда. Коптерлар ярдәмгә килә ала, әмма алар җитми. Коптерларсыз егетләр сукыр кеше кебек. 
Беренче ярдәм күрсәтү өчен медицина препаратлары, транспорт чаралары кирәк, болар да тиз бетә, тиз туза. Хәрби хәрәкәтләр вакытында ярамаслык хәлгә килгән өс киемнәре хакында әйтәсе дә түгел. Хәзер салкыннар башланды. Салкын окопларда нәрсә белән җылынып була? Әлбәттә генераторлар, окоп шәмнәре, газ, мичләр һәм башка шундый кирәк-яраклар бик күп кирәк.
Волонтерлар төркемнәре районыбызда меңнән артык битараф булмаган өлкәннәрне һәм балаларны берләштерде. Вакыт, арыганлык белән исәпләшмичә, шәхси проблемаларын читкә куеп әлеге изге эштә катнашучы кешеләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт. 
Егетләрнең мөрәҗәгатен йөрәкләренә якын кабул итеп, аларга акча җыюда даими катнашучы хезмәт ветераннарына да бик зур рәхмәт. Бер ветеран солдатлар өчен мөһим әйбер алуга бик зур суммада акча бирде. 
Шул ук вакытта СВО хакында ишетергә, үз халәтенә зыян салырга теләмәгән, бернәрсә дә булмагандай элеккечә яшәүче кешеләр дә бар. Ә бит сугыш һәркемнең өенә килергә мөмкин. 
Яңа ел чорында күпләр акчаларын бернинди мәгънәсен күңел ачуга туздырачак. Ә шул вакытта «минем күршем, хезмәттәшем яки якташым алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәгән вакытта теләсә кайсы вакытта һәлак булырга мөмкин булганда акчамны шулай бер файдасызга туздыра аламмы икән» дип уйлаучылар күп булырмы икән?
Махсус хәрби операциядә якташларыбыз һәр минут саен үз тормышларын куркыныч астына куя. Без аларның тормышларын саклап кала алабыз. Аларның һәркайсы безнеке. 
Шәһәребездә берничә волонтерлар төркеме эшләп килә. Аларның телеграммда үз каналлары бар. Битараф булмаган райондашларыбызны «Поддержим наших. Мензелинск», «MZ „Планета добра“, Za наших На передовую „Союз Десантников“ г.Мензелинск һәм „Свечи-Печи“ төркемнәренә керүләрен һәм шәһәребез, районыбыз волонтерлары эшендә актив катнашуларын сорыйбыз. Сез әлеге төркемдә торучы волонтерларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәм солдатларыбыз нәрсәгә мохтаҗ булуын белеп, хәлегездән килгәнчә ярдәм итә алачаксыз.»

Минзәләдә волонтерлар эшли торган пунктларның адресларын да күрсәтеп үтәбез:

Минзәлә шәһәре, Октябрьская урамы, 6нчы йорт; Коммунистическая урамы, 11 ж йорты, «Донна Роза» кибете.
Автовакзал каршысындагы «Запчасти» кибете.
Изыскательләр бистәсендәге «Тәмле» кибете. 
«Ялкын» яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев