Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел алды ярминкәсе бәяләре

Октябрь мәйданындагы Яңа ел алды ярминкәсендә минзәләлеләргә туңдырылган балык, чыршы,сыер, сарык, каз, үрдәк, тавык итләре, май, төрле бал,сөт продукцияләре, йомырка, өй шартларында консервланган ризыклар, төрле җиләк-җимешләр тәкъдим иттеләр.

Тулбайдан «Нива» кооперативы, Юртаудан Ирек Хамматов,Воровскийдан Фәнис Зиннуров, Урыстан-Фазыл Маулин алып килгән иткә дә сорау зур булды. Иткә озын чиратлар тезелде. Сыер итенең килосы 460-750 сумга саттылар. Казның килосы — 600-700, үрдәкнеке — 450, мулардныкы — 600, аш өчен тавыкныкы 250 сум иде. Тозлы гөмбә, кышка тозлап куелган кыяр-помидорлар, миннек алучылар булды. Минзәләнең балык участогы да 700 килограмнан артык төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды.

Минзәлә урман хуҗалыгы учреҗдениесе хезмәткәрләре Яңа елга өй түрен бизәр өчен ике метрлы наратны 400-500 сумнан саттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов райндашлар белән аралашып, аларның хәл-әхвәлләрен белде, Яңа елга теләкләрен җиткерде. Һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәясен белеште, сатучылар белән аралашты. 

Район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният йорты янында минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде. 
Ул күпьеллык намуслы хезмәте, җирлектәге сорауларны һәм эффектлы эшчәнлеген күтәрүдәге мәсьәләләрне хәл иткәне өченТатарстан Республикасының Мактау кәгазе белән Юшады башкарма комитетының сәркатибе Надежда Иванованы бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев