Иркәнәшнең моңлы сандугачы Эльмира Галимова иҗатташ дуслары белән концерт куйды
Тамашачы игътибарына моңлы җырлар, дәртле биюләр тәкъдим ителде.
Узган атна ялларында Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты сәхнәсендә «Җыр яшәртә күңелне» дип аталган программа белән «Алтын ай» җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Әлеге программа кысаларында бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Эльмира Галимова үзенең иҗатташ дуслары белән бергә концерт куйды. Эльмира Галимова 2022 елга кадәр 12 ел дәвамында Иске Иркәнәш авылында мәдәният өлкәсендә хезмәт куйды.
— Иң якын кешеләрем: туганнарым, дусларым, авылдашларым каршында үземнең туган авылым сәхнәсендә чыгыш ясау бик тә күңелле булды. Килгән тамашачылар да безнең иҗат төркеме концертын яратып кабул иткәннәрдер, дип ышанып калам, — диде «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә Эльмира Галимова.
Әлеге концертта шулай күп конкурс лауреатлары, сәхнә осталары Тәлгать һәм Әлфия Юлдашевлар, Әлфия Василова, Минзилә Сәмиева чыгыш ясадылар. Концерт кысаларында татар телендә җырлар, татарча бию тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев