Югары Тәкермәндә Гөлшат Зәйнашева турында хәтерне кадерләп саклыйлар
13 гыйнвар көнне легендар якташыбыз, татар дөньясының күренекле шагыйрәсенең туган көне иде.
Шул уңайдан Гөлшат Зәйнашеваның биографиясендә аеруча зур роль уйнаган Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында аның турында истәлекне яңартып видеоролик әзерләделәр. Әлеге видеода авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова шагыйрәнең «Татар авылы» шигырен башкара.
— Авылыбызның сайрар былбылы — шагыйрә, драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гөлшат Зәйнашеваның тууына — 97 ел. Аның ярты гасыр дәвам иткән күркәм иҗатын татар халкы, әдәбият, сәнгать, бигрәк тә җыр яратучылар яхшы белә. Халыкчан, күпкырлы оптимистик, популяр әсәрләре белән халкыбыз күңелендә әле дә яши, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га Алия Шәрипова.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Югары Тәкермәндә ремонттан соң ачылган клубка Г. Зәйнашева исеме бирелде. Шулай ук авыл җирлеге тырышлыгы белән Югары Тәкермәндә Минзәлә туган як тарихын өйрәнү музее филиалы булган музей оештырылды. 300 елдан артык тарихлы авыл музеенда экспонатлардан тыш татар халкының яраткан язучылары Габделхәй Сабитов, Г. Тукай премиясе лауреатлары Гөлшат Зәйнашева, Марс Шабаев турында хәтер дә кадерләп саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев