Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юшады авыл җирлегендә яшәүче халык җыены ремонтланган клубта үтте

Авыл җирлекләрендә башланган җыеннарның беренчесе Түбән Юшады авылында үтте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ

Җыенны район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев алып барды. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов үз эшчәнлеге хакында хисап тотты. 2024 елда бу җирлектәге авыл кешеләре көйле тормыш алып барганнар. Зарланучы булмады. Иң зур проблеманы - Түбән Юшадыны олы юлга тоташтыруны үз көчләре белән хәл итеп киләләр һәм республика, Россия программасына кереп, Кадрәккә чыга торган юлга асфальт булмасмы дип өметләнәләр.

Клубның ремонтлануына да бу авылдан «Мензелинские зори» эшләүчеләрнең булу уңай тәэсир иткән.
Быел бу җирлектә әлеге клубның икенче өлешен, ФАП һәм Каран Азик клубын ремонтлау планлаштырылган.
Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Наил Асадуллин җыендагыларны диспансеризациягә бик җаваплы карарга чакырды.

Очрашуда шулай ук участок уполномоченные, ветеринария берләшмәсе, урман хуҗалыгы вәкилләре дә файдалы мәгълүмат җиткерделәр.

Җыеннан видеоязманы ссылка аша кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев