Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадрәктә укучыларны тантаналы рәвештә «Юнармия»гә кабул иттеләр

Биредә бөтенроссия хәрәктендә 15 укучы катнаша


Минзәлә районының Кадрәк төп гомуми белем мәктәбендә укучыларны «Юнармия» сафларына кабул итү тантанасы булды

— «Юнармия» сафларына 5 нче сыйныф укучыларын кабул иттек. Малайлар һәм кызлар «Юнармия» гимны астында киләчәктә илебезнең лаеклы, ышанычлы ил сакчылары булырга, илебезгә тугрылыклы булырга ант иттеләр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га Кадрәк мәктәбенең директоры Энҗе Нәбиуллина.

Кадрәк мәктәбендә барлыгы 23 бала белем ала. «Юнармиядә» аларның унбише — 5 – 9 сыйныф укучылары катнаша. Кадрәк юнармиячеләре зур эшләр башкаралар: Советлар Союзы Герое Фәхрази Галиев мирасын кадерләп саклыйлар, Ватанны саклаучылар һәйкәлләренә шефлык итәләр, МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев