Кешеләргә вышка түгел, тынычлык кирәк
Бер элемтә операторы бизнесын киңәйтергә омтылып, шәһәр үзәгендә вышка куймакчы була.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу хәбәрне ишеткәч, шушы урамда яшәүче элеккеге күршеләр ярдәм сорап, минем яңга килделәр.
Шәһәр башкарма комитеты әлеге сорау буенча тыңлаулар үткәрде.
Рамил Шәйсуваров:
— Ул территориядә йортлар гына түгел, башлангыч класс укучылары укыган бина да бар. Шуңа элемтә операторына картадагы бу нокталарда вышка кую бик урынлы түгел икәнен аңлаттык.
Чынлап та, вышкадан чыккан нурлар кеше сәламәтлегенә зыянлы түгел дип сөйләсәләр дә, бизнеска чама хисен онытмаска иде.
Редакция әлеге проблема хәл ителешен үз контроленә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев