Контракт төзүенә бер дә үкенми
Якташыбыз Владислав Федоров срочный хезмәтен үткән вакытта РФ Оборона Министрлыгы белән ике елга контракт төзи һәм хәрби бурчларны үтәү өчен махсус хәрби операция барган зонага җибәрелә.
Владиславка 21 яшь. Ул – Минзәлә егете. Башта 1 нче урта мәктәпне тәмамлый, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумында электрчы һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә укыган вакытта боз сараена йөри, тугыз ел хоккей белән шөгыльләнә. “Кречеты” командасының алыштыргысыз капкачысы була.
2023 елның июнендә армия хезмәтенә китә, яшь сугышчы курсын уза, ант кабул итә һәм элемтәчеләр ротасында хезмәт итә башлый. Срочный хезмәтенең тугызынчы аенда – 2024 елның февралендә – бик тә мөһим карар кабул итә: РФ Оборона Министрлыгы белән ике елга контракт төзи. Әлбәттә, контрактка кул куйганда Владислав үзен махсус хәрби операция барган зонага җибәрәчәкләрен бик яхшы аңлый. Ләкин бу егетне куркытмый. Һәм менә апрель аеннан ул Зопорожье юнәлешендә элемтәчеләр ротасында хәрби заданиеләрне үтәргә керешә.
–Контракт төзүемә бер тамчы да үкенмим. Әтием Александр да хәрби хәрәкәтләр ветераны – Чечняда хезмәт итте. Бүгенге көндә ул районыбыз иминлеге сагында тора – Росгвардиядә хезмәт итә. Кечкенә вакытта ул миңа кайда хезмәт итүе, нинди хәрби бурычлар башкаруы турында сөйли иде, – ди Владислав, әтисе белән горурлануын яшермичә.
Сентябрь аенда якташыбыз туган шәһәренә отпускка кайтты. Ялын ул гаиләсе – әтисе, әнисе, апасы һәм сеңлесе янында уздырды. Аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итте. Туганнары, дуслары, үзе укыган 1нче мәктәп укытучылары, укучылары белән дә очрашырга вакыт тапты. Отпуск тәмам булганнан соң Владислав Санкт-Петербургка юл алачак.
–Питерда элемтәчеләр академиясендә мин ике атна дәвамында квалификацияне күтәрәчәкмен. Шулай ук быел Ставрополь шәһәрендәге элемтәчеләр әзерли торган югары уку йортына читтән торып укырга кердем. Анда минем бик күп элемтәче танышларым укый. Элемтәче һөнәре махсус хәрби операция барган зонада гына түгел, ә гражданкада да бик тә кирәкле һөнәр, – ди Владислав.
Укырга керүдә кыенлыклар тумаган, чөнки РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп махсус хәрби операциядә катнашучылар урта махсус белем бирү учреждениеләренә, югары уку йортларының бюджет бүлегенә беренче чиратта кабул ителәләр. Хәтта югары уку йортларының түләүле уку формасыннан бюджетка күчү мөмкинлеге дә бар.
Владислав хезмәте турында күп сөйләргә яратмый. Хезмәтләре авыр һәм җаваплы булса да, хәрби иптәшләре һәм хәтта офицерлар белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуларын билгеләп үтте.
–Махсус хәрби операция зонасына барганда әле мин анда ничек буласын күз алдына китерми, аңламый идем. Бер-ике көннән соң үз кәлияңә керәсең. Әлбәттә, хәрби иптәшләр нык ярдәм итте. Барысын да аңлаттылар, күрсәттеләр. Анда кешеләр арасындагы мөнәсәбәт бөтенләй башка, хәтта офицерлар белән дә. Яшь һәм милләтләр буенча да без төрле: руслар да, татарлар да, башкортлар да, дагестанлылар, карачайлылар да бар. Ләкин безне уртак эш һәм максатлар берләштерә. Бу – Җиңү. Һәм әлбәттә, ул безнең якта булачак, – ди Россиянең имин киләчәгенә ышаныч белдереп яшь якташыбыз.
Без сиңа ышанабыз һәм синең белән горурланабыз, Владислав. Иң мөһиме – үзеңне сакла, батыр егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев