Мәдәни мирас йорты комплексының икенче бинасы төзекләнүгә өмет бар
Әлеге бинаны ремонтлау өчен инде проект эшләнгән, экспертиза үтелгән.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Мәдәни мирас йорты комплексының бер катлы бинасы инде ике ел файдалануда. Анда бүгенге көндә ветераннар Советы, начар күрүчеләр һәм инвалидлар җәмгыятьләре үз эшчәнлекләрен алып бара, төрле мәдәни чаралар уза.
Бүген Минзәләгә эшлекле визит белән килгән ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та мәдәни мирас йорты белән танышып чыкты. Анда барган эшчәнлекне хуплады. Шул ук территориядәге ике катлы бина әлегә буш тора. Аның икенче катында төзекләндерү эшләре башланган. Министр урынбасары әлеге бина белән дә кызыксынды, аның нинди максатларда файдаланачагын сорады. Ленар Хәкимҗанов ярдәме белән шәһәребездә инде ике бина — балалар сәнгать мәктәбе һәм әлеге мәктәпнең сынлы сәнгать бүлеге төзекләндерелеп балалар файдалануына тапшырылганын истә тотсак, мәдәни мирас йортының да икенче бинасы озакламый сафка басар дигән өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев