Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Мәрхәмәтле булыйк” хәйрия марафоны минзәләлеләрне изге эшкә этәрә

Марафон кысаларында җыелган акчалар районыбыздагы мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатларында тотылачак.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Марафон кысаларында район мәдәният йорты фейесында узган чараны “Нотка” балалар вокал ансамбле җыр белән ачып җибәрде.

Соңыннан сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримовка бирелде:

–Бүген без бирегә үзләренә карата күбрәк  игътибар таләп иткән кешеләргә ярдәм итәргә, изге эшкә аз булса да үз өлешебезне кертергә җыелдык. Әлеге марафон киң күңелле, миһербанлы кешеләрне берләштерә. Безнең максат ярдәм итү генә түгел, ә менә шушы изге эшләрне үсеп килүче буынга күрсәтү, аларны да миһербанлы, ярдәмчел итеп тәрбияләү. Барыбызга да билгеле булганча, бүгенге көндә махсус хәрби операция бара. Аннан яраланып кайтучы егетләр дә бар. Аларга безнең тарафтан зур игътибар таләп ителә. Шуңа күрә һәркемне мәрхәмәтле булырга чакырам һәм бүгенге марафонда катнашучыларга рәхмәтемне җиткерәм.

Марафонда катнашучы оешма һәм учреждение җитәкчеләре, минзәләлеләр алдында ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев та чыгыш ясады.

–Кешеләргә ярдәм итү безнең тәрбиядән тора. Безне кечкенәдән үк кешеләргә карата ярдәмчел булыгыз дип тәрбияләделәр, хәзер исә үзебез яшьләрне шул юнәлештә тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге марафон – шул тәрбиянең ачык бер мисалы булып тора. Әйе, алда әле безне тагын да җаваплы чор көтә: махсус хәрби операциядән тән җәрәхәтләре алып катйан егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Ярдәм елга бер тапкыр гына түгел, ә көн саен, ай саен башкарылырга тиеш. Безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләрне  онытмасак иде.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча барлык балалар да машинада автокреслога утырып йөрергә тиеш. “Бала – иң төп пассажир” акциясе һәм марафон кысаларында Россия ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясенең Минзәлә районы бүлеге начальнигы Альберт Якупов һәм “Юл иминлеге дәүләт учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Наталья Железкова сәламәтлегендә чикләүләре булган бала тәрбияләүче Дюгаевлар гаиләсенә автокресла бүләк иттеләр.

Картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында да ярдәм һәм игътибарга мохтаҗ кешеләр яши. Әлеге учреждениегә даими рәвештә ярдәм кулы сузучы шәхси эшмәкәр Денис Фахразиев хәйрия марафонына да буш кул белән килмәгән, йорт-интернатында тәрбияләнүчеләргә үз бүләген тапшырды.

Соңыннан хәйрия марафонына килүче оешма, предприятие җитәкчеләре үз коллективларында җыелган акчаларны махсус тартмага салдылар. Җыелган акчалар алга таба мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү максатларында тотылачак.

Сан

Минзәлә районында физик мөмкинлекләре чикләнгән  2080 кеше яши: шуның 279ы – 1 группа, 725 е –  2 группа, 956сы – 3 группа инвалид. Инвалид балалар саны – 120.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев