Минзәлә балалар китапханәсендә Россия символлары турында түгәрәк өстәл уздырдылар
Чарага Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Г.Балябина чакырылган иде.
Р. Гәрәй исемендәге балалар китапханәсендә Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Гражданин булу» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара кысаларында Россия символлары турында әңгәмә узды, анда балалар герб, флаг һәм илнең Конституциясе турында белделәр. Катнашучылар шулай ук Россия гимнын тыңладылар һәм башкардылар, «сценка» куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев