Минзәлә базарында сатуда балан күп
Быел бу ачы җимеш әрәмәдә дә, бакчада да бик уңган.
Балан пирогы яраткан кешегә әрәмәгә барасы да юк – Минзәлә базарының берничә ноктасында кызарып пешкән, тәлгәшеннән чистартылган эре балан белән сәүдә итәләр. Килограммлап та, литрлап та саталар әлеге җимешне. 1 литлы савыттагы балан белән 1 кг баланның бәясе бер – 150 сум.
Гадәттә, башка елларны райондашларыбыз бакчасында үскән алмалардан сәүдә киштәләре сыгылып тора иде. Ә быел алай дип әйтеп булмый. Алма сатучылар аз. Шулай да килограммын 150 сумга табарга була базарда.
Облепиха җимешенең 500 граммы – 200 сум.
Баклажаннның килограммын бер җирдә 120 сумга сатсалар, икенче бер ноктада 180 сум.
Болгар борычы (кг) – 100, 180 сум
Сарымсак (кг) 250-300 сум
Кызыл әче борыч (1 данә) – 15 сум
Кишер (кг) – 50 сум
Бәрәңге (5 л чиләк) – 250 сум
Суган (кг) – 50 сум.
Ит бәясе
Сыер ите (кг) – 480 сумнан башлап
Сөяксез сыер ите – (кг) – 700 сум
Дуңгыз ите (кг) – 270 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев