Минзәлә герчеләре Татарстан буенча беренче урынны алды
Безнең команданы 18 яшь атлет тәкъдим итте
12-13 декабрь көннәрендә Биектау авылының «Биек Тау» спорт комплексында 2006-2007 һәм 2008-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында гер күтәрү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
— Кече яшь категориясендә Эмилия Хәлиуллова (53 кг га кадәр), Андрей Адрианов (58 кг га кадәр), Равил Кашапов (63 кг га кадәр), Рүзәл Сәхибетдинов (73 кг га кадәр) 2 урынны, Азалия Шагалиева (58 кг дан артык), Ярослав Заводчиков (58 кг га кадәр) өченче урынны алдылар. Өлкән егетләр һәм кызлар арасында Дамир Зарипов (63 кг га кадәр), Илдан Исламов (85 кг га кадәр), Каролина Таирова (58 кг дан артык) җиңүчеләр булдылар. Александрия Кузнецова (58 кг га кадәр), Арсений Лесков (68 кг га кадәр) икенче урынны алдылар. Кирилл Чуркин (85 кг га кадәр), Богдан Лебедев (85 кг дан артык) өченче урынны алдылар. Гер эстафетасында безнең егетләр өченче булдылар. ТР беренчелеге нәтиҗәләре буенча команда зачетында безнең егетләр һәм кызлар 1 урынны алдылар, — дип хәбәр иттеләр «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең гер бүлеге тренер-укытучылары Олег Петров һәм Раеф Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев