Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә игенчеләренә 100 мең тонна күрсәткеченә җитәргә күп калмады

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 37725 гектарда игеннәр суктырылган.

Бу планлаштырылганның 78,2 проценты дигән сүз. Барлыгы 99914,5 тонна икмәк амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 33,9 центнер тәшкил итә.Бүгенге көнгә арпа — 2396, сабан бодае — 5117, карабодай — 216, бөртек өчен кукурузны — 100 гектарда суктырып аласы калды. «Калморза» хуҗалыгы һәм «Рус» ҖЧҖ игенчеләре рапс суктыруның экватор сызыгына җиттеләр. Район буенча рапсның һәр гектарыннан уртача 14 центнер уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев