Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкәдә сатучыларга ТАТМЕДИА бүләкләре тапшырылды

Яңа ел алды ярминкәсендә «Минзәлә» район газетасы коллективы үз товарларын тәкъдим итүче районыбыз сатучылары арасында конкурс уздырды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Көзге ярминкәдәге кебек үк, бу юлы да дүрт номинациядә билгеләнде: «Киң ассортимент», «Иң матур бизәлгән палатка», «Үз хуҗалыгында үстерелгән эксклюзив продукт» һәм «Эксклюзив товар». 

Редакциянең жюри составы ярминкәдәге сату нокталарын карап чыккач, җиңүчеләрне билгеләде. 
«Иң матур бизәлгән палатка» номинациясендә җиңүгә Югары Тәкермән авыл җирлеге палаткасы лаек булды. Әлеге җирлек палаткасы Яңа ел тематикасы буенча бик матур бизәгән иде.


«Киң ассортимент» номинациясендә Аю авыл җирлегеннән сату белән килгән Петровлар гаиләсе бүләкләнде. Алар бал һәм балдан ясалган күптөрле продукция, кош-корт ите, сөт продуктлары белән сәүдә иттеләр. Бал продукцияләрен кечкенә банкаларга тутырып, яңа ел теләкләре язылган открыткалар белән бизәгәннәр хәтта. 


«Үз хуҗалыгында үстерелгән эксклюзив продукт» номинациясендә Татар Мөшегесе авылыннан Әлфия Әхметованы бүләкләдек. Каз түшкәсе, казның эч-башлары белән сәүдә итүчеләр күп иде ярминкәдә. Ә менә каз канатлары белән бары тик шушы ноктада гына сату иттеләр. Таба майлау өчен җыйнак итеп үрелгән каз канатларын минзәләлеләр дә бик теләп сатып алды. 


Ярминкәдә авыл җирлекләреннән тыш, шәхси кешеләр дә үз товарлары белән сәүдә итәргә чыга. Андыйларны без «Эксклюзив товар» номинациясендә билгеләп үтәбез. Бу юлы әлеге номинациядә җиңүгә күз нурларын кушып бәйләгән җылы башмаклар, оекбашлар, үз куллары белән ясаган уенчыклар белән сәүдә итүче Гүзәлия Матсапаева лаек булды. 


Җиңүчеләр «Минзәлә-информ» филиалы Грамотасы һәм «Минзәлә»-«Мензеля» район газетасына ярты еллык подписка белән бүләкләнде. Газетаны алар ярты ел дәвамында «Кырык тартма» аша бушка укый алачак. 

Бүләкләнүчеләрнең теләкләрен истә тотып, мондый конкурсны филиал коллективы һәр ярминкәдә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев