Минзәлә китапханәсе шагыйрь Азат Мәрданга багышланган түгәрәк өстәл оештырды
Кичәдә шагыйрьнең тормыш иптәше Кадрия Мәрданова, каләмдәш дуслары, аны якыннан белгән кешеләр катнашты.
21 декабрь көнне 65 яшьлек юбилее билгеләп үтелүче Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә күренекле шәхес, якташ шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты Азат Мәрданга багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.
Шагыйрьне искә алып, ул иҗат иткән шигырьләр укылды. Исән чагында Азат Мәрданның сәхнәгә чыгып үз шигырьләрен укыганын ишетүчеләр аның кабатланмас аһәңле тавышын сагынып искә алды.
«Сибелә чәчәк» әдәби берләшмә җитәкчесе Наҗия Пучкова, «Минзәлә» газетасында озак еллар бергә эшләгән каләмдәше Флүрә Мусинаның истәлекләрен, районыбыз шагыйрәләре Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Энҗе Усманова, озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән хөрмәтле ханымнар Әлфия Нәбиева, Лениза Якиеваның фикерләрен катнашучылар аеруча яратып тыңлады.
5 нче «Таңкай» балалар бакчасына йөрүче малайларның һәм медицина училищесы студенткасы Алия Биккининаның музыкаль номерлары чаранының бизәге булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев