Минзәлә мәдәният әһелләре Казанда чыгыш ясадылар
Концерт районнар арасындагы конкурс кысаларында куелды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы мәдәният әһелләре Казан шәһәре Г. Кариев театрында «Әй, туган ягым, җырлыйм әле тагын» дип аталган концерт программасы тәкъдим итте. Якташыбыз, театрның яңа җитәкчесе Илнур Гайниев Минзәлә делегациясен җылы каршы алды.
Театр фойесында районыбыз оста кулларының эшләнмәләренең күргәзмәсе оештырылды. Балалар сәнгать мәктәбе, музей, китапханә, авыл мәдәният йортлары, шәһәр мәктәпләре, оста куллар тарафыннан оештырылган күргәзмә үзенең киңкырлылыгы белән аерылып торды. Биредә танылган рәссам Вадим Аксеновның картиналарыннан алып, районыбызда дус-тату яшәүче рус, татар, чуваш, мари, керәшеннәрнең милли традицияләрен чагылдыручы эшләнмәләргә кадәр тәкъдим ителде. 1 нче урта мәктәп Минзәлә районында МХО да катнашучыларга теләктәшлек йөзеннән киң җәелгән волонтерлык хәрәкәтенә багышланган презентация тәкъдим итте.
Концерт «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында үткәрелде.
Мәртәбәле жюрины һәм тамашачыларны, якташларны сәламләп,Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева:
— Минзәләбез илебезгә әдәбият һәм сәнгать, фән һәм теника өлкәсендә күренекле шәхесләрне биргән. Районыбыз күпмилләтле, халыклар үзләренең телен, милләтен саклап калу, ныгыту өчен бергәләшеп эшлиләр. Районыбызда мәдәни эш бездә дус-тату яшәүче халыклар үзләренең телләрен, гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап калуга, үстерүгә юнәлдерелгән, — диде.
ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та минзәләлеләрне Казан сәхнәсендә каршы алуларына шат булуын билгеләп үтте.
Театр, район мәдәният сарае артистлары, Балалар сәнгать мәктәбе, керәшен, мари фольклор ансамбльләре, ветераннар хоры уңышлы чыгыш ясадылар. Гаилә елы кысаларында Әхмәтовлар (Татар Мөшегесе), Алексеевлар (Николаевка) гаиләләренең чыгышлары да тамашачы күңеленә хуш килде.
Тамашачылар ике номерны — Гөлсинә Рәҗәпова һәм Энҗе Рәҗәпова башкаруындагы патриотик җырны һәм талантлы якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Федор Кузнецовның «Мой Мензелинск» җырын аягүрә тыңлады.
Якташлар очрашуында сәхнәдән тагын бер күренекле якташыбыз — талантлы җырчы Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева та чыгыш ясады.
Очрашуга күп кенә күренекле якташларыбыз да килде. Аларның фотоларын, шулай ук күргәзмә һәм концерттан мизгелләрне безнең «Фотогалерея» рубрикасында карап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев