Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә мөхтәсибәте Әниләр көненә багышлап фильм карау оештырды

Әлеге чара Гаилә елы кысаларында үткәрелде

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә мәчете, Минзәлә мөхтәсибәте тарафыннан шәһәрдәге кинотеатрда фильм карау оештырылды. Әниләр көненә буларак, чарага килүчеләргә билетлар бушлай булды.

—Әлеге көнне кинотеатрның ике залында да 100 гә якын кеше — өлкән буын, мөселман яшьләре, әти-әниләре белән мәктәп укучылары режиссер Руслан Акунның «Җәннәт аналарның аяк астында» фильмын карадылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

Рәмзил хәзрәт чара башында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Шулай ук Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев традицион кыйммәтләрне, гаилә кыйммәтләрен саклауның, экстремизм, терроризмга каршы торуның, әлеге куркыныч идеологияләрнең таралуына юл куймауның мөһимлеген искәртте.
Фильмны караучылар аның бик тә эчтәлекле, мәгънәле, тәрбияви әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр, үзләренә файдалы нәтиҗәләр чыгардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев