Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә педагогия көллиятендә «Әдәби табышмак» республика бәйгесе узды

Татарстанның төрле почмакларыннан килгән катнашучыларның һәркайсы призер булды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлары арасында «Әдәби табышмак» республика бәйгесе узды. Конкурс "Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү«дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Бәйге башланыр алдыннан килгән кунакларны, катнашучыларны Минзәлә педагогия көллияте директоры Гөлназ Хәлиуллина сәламләде, ә уку йортының талантлы студентлары Әмирхан Еникинең «Ялгыз каз» әсәрен (сценарийны адаптацияләде һәм куйды – Илфания Галиева) сәхнәләштерделәр.

Конкурс барлыгы 5 турдан торды. 4 есе танылган татар язучылары Фатих Кәрим, Нәкый Исәнбәт, Галиәскәр Камал, Әмирхан Еники иҗатына багышланган иде. Ә соңгы, 5 нче турда, командалар Гаилә елы тематикасы буенча үзләренең сәхнә осталыкларын тәкъдим иттеләр. 

Барлык биремнәрне үтәп чыкканнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: «Хуҗалар» (Минзәлә педагогия көллияте), «Алдынгылар» (Яр Чаллы технология техникумы) — 1 урын, «Эрудит» (Актаныш технология техникумы), «Сәмрух» (Казан педагогия көллияте) — 2 урын, «Ак чәчәкләр» (Казан медицина көллияте), «Хәзинә» (Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте), «Чулман» (Алабуга политехник көллияте) — 3 урын яуладылар. Аларның һәркайсына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Шулай ук бәйгене оештыруда һәм актив катнашканнары өчен жюри әгъзалары, педагогия көллияте укытучылары Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Форсаттан файдаланып, жюри әгъзасы — филолгия фәннәре докторы, КФУ Алабуга институты татар филологиясе кафедрасы доценты Гомәр Даутов бәйгегә килгән студентларын кыскача гына үз уку йортлары белән дә таныштырды.

Бәйгегә килүчеләргә уку йортының ашханәсендә ашату оештырылды, шулай ук һәркем педагогия көллиятендәге Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музее белән таныша алды.

акцент
«Әдәби табышмак» — нигезләмә буенча укучылары белән бергә укытучылары да катнаша торган республикада үткәрелүче бердәнбер бәйге. Минзәлә педагогия көллияте данын татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илгизә Хәйруллина һәм студентлар Диләрә Сабирова, Ралина Минһаҗева якладылар. Бәйгене Минзәлә педагогика көллиятенең милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Талипова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев