Минзәлә педагоглары төбәкара семинарда тәҗрибә уртаклаштылар
Семинарның темасы «Башлангыч мәктәптә заманча белем бирү технологияләрен куллану аша дәреснең һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру» иде
Минзәлә районыннан башлангыч сыйныф укытучылары Актанышның 2 нче урта мәктәбендә узган төбәкара семинарда катнаштылар.
С.А. Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Л. В. Фуреева «Проект төзергә өйрәнәм» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Р.Закиров исемендәге урыс төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф. Р. Бәдертдинова, Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Р. Б. Сафиуллина, 2 нче урта мәктәп укытучысы З. Р. Вәлиуллина да әлеге семинарга барган иделәр.
Семинарда Минзәлә районы педагогларыннан тыш, Татарстан Республикасының Актаныш, Сарман, Тукай, Мөслим районнары, Башкортостан Республикасының Чакмагыш һәм Илеш районнары вәкилләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев