Минзәлә районы авыл җирлекләрендә эшләр 15 пункт буенча алып барыла
Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты, ул аларга җирлекләрдәге эшне 15 пункт буенча ай саен яңартып барырга, электрон китаптагы һәм ветеринария берләшмәсендәге саннар чагышырга тиешлеген ассызыклады.
Район хуҗалыкларында эшкәртелми торган басулар да бар, аларны исәпкә алып әйләнешкә дә кертәсе бар. Ул шулай ук авыл җирлекләрендәге буш объектларны барлап, рәсмиләштереп, законлаштырып, кирәк икән сатып алучы булганда сатарга, яки юкка чыгару зарури. Тиздән ягу сезоны башлана, авылларда социаль яктан якланмаган, карт кешеләрне, ялгыз яшәүчеләрне барлап чыгарга һәм янгыннарны кисәтү өчен махсус приборлар куярга кирәклеген дә искәртте.
Пай җирләренә ашлык, салам бирү мәсьәләсе дә көн кадагында. Шулай ук бер гектар җиргә хуҗалыклар бер мең сум күләмендә НДФЛ да түләргә тиеш.
Алдагы елда ТР Рәисенең махсус программасы эшли башлаячак, шул программа буенча кайсыбер авылларда су сузу линияләрен дә яңарту каралачак. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыклары әлеге программага керү өчен проектларны алдан хәстәрләү ягын карасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев