Минзәлә районы башкаручылары Пушкинның Республика фестивалендә патриотик номерлар тәкъдим иттеләр
Казанда Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы «Мой друг, Отчизне посвятим души прекрасные порывы!» республика фестиваленең тантаналы йомгаклау концерты булды.
— Минзәлә районы сентябрь аенда жюри хөкеменә фестиваль-конкурсның икенче этабында зур концерт программасын тәкъдим итте, алар арасында финалга патриотик блок номерлары үтте: Гөлсинә Ражапова «Я ничего не знала о войне» шигыре, Гөлсинә Ражапова һәм Энҗе Ражапова «Донбасс» җыры белән, бертуган Комиссаровлар башкаруында «За Победу җырлары, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Минзәлә район мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова.
Әлеге концертта тантаналы шартларда ТР Рус милли-мәдәни берләшмәләре бүлекчәләре җитәкчеләренә иң яхшы программалар өчен дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев