Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы басуларны карап йөрде, җитәкчеләр белән очрашты

Хәзер кырларда эш тынмый,иртә сабан культуралары уңышын урып-җыю тәмамланды. Кайсыбер хуҗалыкларның басуларында рапс суктыру бара, җир эшкәртү тулы куәтенә бара.

Район башлыгы Айдар Салахов һәм аның урынбасары Наил Хисамбиев хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән хуҗалык басуларында булдылар. 

«Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 1266 гектарда көзге бодай чәчелгән, шуның 548 гектары ноутилл технологиясе буенча. Чәчелгән көзге бодайный тишелеше дә яхшы, җирдә дым бар, өметле күренә. Киләчәктә көзге бодай басуларын гөмбәчеккә каршы фундазол препараты белән эшкәртәчәкләр. Биредә 1200 гектар рапсны һәм 360 гектарда сояны суктырып аласы бар. Бу бүлекчә рапс суктырырга алдагы көннәрдә керешәчәк. Хуҗалыкта рапсның бер өлеше теземнәргә салынган, бер өлешенә десикация үткәрелгән. Биредә пай җирләре өчен ашлыкны 23 нче сентябрь көнне бирергә уйлап торалар. Ашлык алмаган пай хуҗаларына акчалата бирәчәкләр. «Заиковский» хуҗалыгында кичә кукуруздан силос сала башлаганнар, бер көндә 700 тонна силос салынган. Биредә кукурузның уңышы башка хуҗалыкларга караганда түбәнрәк, 250 центнер уңыш чыга. 

«Калморза» хуҗалыгында кукуруз 300 гектарда үстерелгән, аннан көн саен 1 мең тонна силос салалар. «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды, хәзер биредә көнбагышка АН-2 самолеты белән десикация үткәрәләр һәм шушы араларда көнбагышны суктыра башлаячаклар. Аю авыл җирлегендә 69 гектар, Воровский авыл җирлегендә 10 гектар эшкәртелмәгән җир бар. «Кама беконы» ҖЧҖ көн саен кукуруздан 7 мең тонна силос сала. Силос салу ике сменада алып барыла көндезен 4, төнлә белән 4 кукуруз уру комбайны эшли. Биредә көндез 41 зур йөк күтәрешле автомашиналар, төнлә белән 30 автомашина кукуруз силосын Коноваловкадагы терлекчелек комплексына ташыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев