Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы җирлек башлыклары белән дә киңәшмә үткәрде

Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда Бикбау һәм Иске Матвеевка авыл җирлекләрендә 80 шәр гектар эшкәртелмәгән җирләр бар, аларны алдагы елларда эшкәртеп чәчү әйләнешенә дә кертеп җибәрү зарури, дип билгеләп үтте.

Бикбау авылында моннан 20 ел элек вафат булган ханымның  каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча бурычы шактый җыелган. Ә бурычны яңа бәя белән исәпләгәч шактый сумма килеп чыга. Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча шәһәр кешеләренең 1 миллион сумнан артык , ә район җирлегендә яшәүче авыл кешеләренең 10 миллион сум бурычы җыелган. Бурычны да вакытында түләп барырга кирәктер.

 Бикбау, Матвеевка һәм Николаевка авыл җирлекләрендә пай хуҗалары белән тулысынча исәп-хисап ясалган.Хәзер көз җитте, урамнардагы яктырткыч лампочкаларны да карап торырга, янмаганнарын ачыклап аларны да төзәтү зарури. Бер лампочканы алыштыру 17 мең сумга төшә икән.

Район башлыгы Айдар Салахов үзара салым буенча эшлисе эшләрне тиз арада эшләп бетерергә,салымнар җыю буенча киңәшләрен бирде. Түбән Юшады авылында клубның коймасын һәм аның тирәсен төзекләндерү эшләрен эшләп бетерәсе бар.  Ул шулай ук авыл җирлекләрендәге буш объектларны барлап, рәсмиләштереп , законлаштырып, кирәк икән сатып алучы булганда сатарга, яки юкка чыгару зарури.

 Тиздән ягу сезоны башлана, авылларда социаль яктан якланмаган, карт кешеләрне, ялгыз яшәүчеләрне барлап чыгарга һәм янгыннарны кисәтү өчен махсус приборлар(хәбәр биреп кычкыра торган) куярга кирәклеген дә искәртте. Пай җирләренә ашлык, салам бирү мәсьәләсе дә көн кадагында. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә (утын, ашлык, салам белән) ярдәм итәргә кушты  район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев