Минзәлә районы башлыгы шәһәрдәге ремонт һәм төзелеш эшләре белән танышты
Һава торышының яхшы торуыннан файдаланып, эшләрне мөмкин кадәр тизрәк башкарырга кирәк.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов оешма-учреждение вәкилләре, җаваплы белгечләр, подрядчиклар белән берлектә объектларда башкарылучы ремонт һәм төзелеш эшләре белән танышты.
Иң беренче итеп Минзәлә педагогика көллиятенең тулай торагының икенче өлешендә башкарылучы эшләр каралды. Биредә бина эчендә дә эшләр башкарыла, янда гына студентлар өчен спорт мәйданчыгы да ясала.
Бинаның подвалы зур, үзе бер чын этаж сыман, Айдар Салахов аны файдалы итеп кулланырга кирәклеген искәртте.
Театр скверында да һава торышы мөмкинлек биргәндә эшләрне тизләтергә кирәк.
Айдар Салахов шулай ук Производственная урамы, 2 адресы буенча белгечләр өчен сафка бастырылучы йортны да район өчен аеруча булуын һәм андагы эшләрне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев