Минзәлә районы башлыгы хуҗалыкларда башкарылучы эшләр белән танышты
Рапс, кукуруз суктыру, җир эшкәртү дәвам итә
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, аның урынбасары Наил Хисамбиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән бергә басуларда булдылар.
Хуҗалыклар белән танышу «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсненнән башланды. Биредә 1000 гектар рапс суктырасы калган, аның уңдырышлыгы уртача 20 центнер тәшкил итә. Сояны да суктырып аласылары бар әле. «Заиковский» да терлек азыгы әзерләү өстендә уңышлы эшлиләр, басуларны эшкәртү бара. «Калморза» да тиздән корнажга кукуруз игүгә керешәчәкләр. Район җитәкчелеге шулай ук «Август-Минзәлә», «Мензелинские зори» хуҗалыгы Кадрәк җитештерү комплексындагы эшләр белән дә танышты.
Һәр хуҗалыкта җитәкчеләр һәм белгечләр белән әңгәмәдә район башлыгы Айдар Салахов игътибар белән алардагы технологик процесслар белән танышты, үзенең киңәшләрен бирде, пай җирләрненә түләү мәсьәләсен күтәрде, авыл җирлекләре белән бергәләшеп эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев