Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы хуҗалыклардагы эшләр белән танышты

Хәзер басу- кырларда бөртеклеләрне урып-җыялар, җир эшкәртү бара.


Район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре беләнхуҗалык басуларында булдылар. 

«Калморза» хуҗалыгында рапсны суктыру дәвам итә, биредә рапсның һәр гектары 20 центнер уңыш бирә. «Калморза» хуҗалыгында урак узган атнада ук төгәлләнгән иде, хәзер кукуруздан силос салу эшенә керештеләр һәм алар силос салуның бүген нәкъ вакыты икәнен белеп эшлиләр. Кукурузның 200 гектарыннан корнаж салырга планлаштыралар. «Заиковский» хуҗалыгында терлек азыгын әзерләргә соңга калмаганнар, киресенчә, люцернаның чәчәккә бөреләнгән вакытында үсемлектә протеин аеруча күп була. Салынган сенажның температурасы 25 градус, дымлылыгы 50 проценттан артмый. Биредә люцернаның өченче катын чабып сенаж салалар.

Хуҗалыкның бөртекле һәм кузаклы культуралары яфрак аша тукландырыла. «Заиковский» хуҗалыгында да 540 тонна печән тупланган һәм 6700 тонна сенаж салынган. Сенаж салу төгәлләнгәч кукурузны силоска сала башлаячаклар. Үләннәрнең туклыклылыгы, файдалы матдәләре югалмасын өчен, бүген үләннәрнең өченче катын сусыл чагында чабып, кышка әзерләп кую икәнен яхшы аңлыйлар. Әлеге хуҗалыкта өч елга җитәрлек сенаж салынган. 

«Август-Мензелинск» ҖЧҖдә сабан бодаен алдагы көннәрдә урып җыюны төгәлләячәкләр, биредә басуда бодайны 16-18 процент дымлылык белән 170 тонна сыйдырышлы 13 берәмлек җиңсәләргә тутырганнар. 

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында әлегә 5 комбайн уракта катнаша. Тагы бер атнадан урак тәмамлангач, биредә шикәр чөгендерен ала башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев