Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы бюджетына 9 айда 1210 миллион сум акча керде

Шуның 368 миллион сумы район территориясендә җыелды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ) 

Калганы- Татарстан бюджетыннан бирелгән субсидия, башкача финанс ярдәме.

Бюджетка иң күп салым НДФЛ( физик затларның кеременә салым) дан кергән- 262 миллион сум.

Райондагы эш яшендәге булган кешеләрнең 5110се генә бу салымны районда түли.Чаллыда, башка шәһәрләрдә эшләүчеләрнең салымы шундагы бюджетка кала. Дүрт меңгә якын кешенең читтә эшләвен исәпкә алсак, район бюджетына күпме акча кереп бетми дигән сүз.

Ни өчен бу факторга игътибар итәм, чөнки район бюджетындагы акчаларга карап Россия, Татарстан программаларында өлешләп катнашу мөмкинлеге арта.Шәһәрдә, авылларда төрле юнәлешләрдәге төзекләндерүне күбрәк алып барып булачак. 

Районда НДФЛны 2024 елның сигез аенда " Кама бекон"ы түләгән- 21 миллион сумга якын. Гомумән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 41 миллион сумнан артык физик затларга салым түләгәннәр.Промышленность өлкәсендәгеләр- 13 милион сумга якын, төзүчеләр- фәкать 5341 мең сум.Шул ук вакытта яңа юл салуда эшләүче оешмалардан 24 миллион сумга якын салым кергән.

Хәзер актив төстә 2023 ел өчен җир, милек, транспорт салым түләү кампаниясе башланды.

Бурычлы һәм милекле кешеләр салымнарын никадәр тизрәк түлиләр, район бюджетыннан финансланучы объектларда күбрәк эш алып барырга мөмкин.

Элек шундый канатлы гыйбарә бар иде: 

Салымыңны түлә һәм тынычлап йокла. Ул хәзер дә актуальлеген югалтмады.

Салымнар хакында район газетасында тагын да тулырак языла.

Язылыгыз, укыгыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев