Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы физкультура укытучылары бөтенроссия олимпиадаларына әзерләнәләр

Укучыларны олимпиадаларга әзерләү сыйфатын яхшырту максатыннан гимназия базасында физкультура укытучылары өчен «Физик культура буенча бөтенроссия мәктәп олимпиадасына әзерләү методикасы» темасына методик семинар узды.

Олимпиаданың теоретик өлеше белән 1 нче урта мәктәп укытучысы Эльвира Гиргирчик таныштырды. Ул олимпиада сорауларына ничек дөрес җавап бирергә икәнен җентекләп аңлатты.

Гимназиянең физкультура укытучысы Ленар Загриев үз чыгышында республика этабындагы үзенчәлекләргә тукталды.

Семинарның практик өлешендә Лилия Яруллина (2 нче урта мәктәп) гимнастик һәм акробатик күнегүләрне башкаруның дөрес техникасын аңлатты. Күнегүләрне дөрес башкару өчен бәяләү критерийларын (гимнастика буенча ярыш кагыйдәләрен, бәяләү үзенчәлекләрен) яхшы белергә һәм укыту процессын методик яктан дөрес төзи белергә кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев