Минзәлә районы мәктәпләре укучылары юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча ярыштылар
Чара мәктәп укучыларында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау,шулай ук кече сыйныф укучыларының юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелде.
Минзәлә шәһәре гимназиясендә «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Минзәлә районындагы профилактика бүлеге башлыгы Наталья Железкова белән берлектә «Куркынычсыз юллар-2024» дигән чара оештырылды .
Конкурста 3 номинация — «3Д Макет» — 1 сыйныфлар, «ватманда рәсем» — 2 сыйныфлар, 3-4 сыйныф агитбригадалары чыгышы булды. Агитбригада номинациясендә 6 команда катнашты.
— 1 нче урынны «Яшел ут» отряды (1 нче урта мәктәп), 2 нче урынны «Дозорные дорог» отряды (гимназия) яулады, — дип хәбәр иттеләр Минзәлә районы мәгариф бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев