Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы педагоглары Лаешта тәҗрибә уртаклаштылар һәм истәлекле урыннар белән таныштылар

Лаеш районында туган якны өйрәнү, мәктәп музейларында эшчәнлекне яхшырту максаты белән үткәрелгән тәҗрибә уртаклашу семинары булды

Р. Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сабирова әлеге чарага барудан үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.

— Аралар ерак булса да, район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган чаралырда катнашып, күреп, тәҗрибә уртаклашырга яратам. Лаеш муниципаль районында музейлар бик кызыклы экспонатлар белән баетылган. Февральдә генә ачылган «Зәйнәп» мәчетенең дөньякүләм дәрәҗәдә торырлык шартлары hэм матурлыгы белэн таң калдык, чиркәүдә православие динендә булганнар дини шартларны үтәп якыннарын искә алдылар, — дип хәбәр итте ул «Минзәлә-информ» га.

Шулай ук Минзәлә делегациясе «Зөләйха күзләрен ача» кинофильмы төшерү өчен ясалган декорацияләр, «Семрук» мәдәни-туристлык үзәге, Ак таулар белән таныша.

— Боларның барысын да күрү бик күптәнге хыялым иде. Хыяллар чынга ашты. Әллә кайларга диңгез күрергә йөрмәсәң дә була, «Чулман дингез» («Камское море») ял пляжы да искиткеч, — ди Светлана Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев