Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районы прокуроры урынбасары Тимур Габдуллин РФ Генераль прокуратурасы бүләгенә лаек булды

Ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов тапшырдылар

Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада Минзәлә районы прокуроры урынбасары Тимур Габдуллин 3 дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» билгесе белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы боерыкка Россия Федерациясе Генераль прокуроры Игорь Краснов кул куйган.

Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов катнашты. Катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видео котлавы күрсәтелде. Шулай ук видео котлау белән РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев